Кара диңгезгә төшкән Ту-154нең һәлакәткә юлыгу сәбәбе билгеле булды
Россия Федерациясе Оборона министрлыгы экспертлары әлеге министрлыкның Кара диңгезгә төшкән "Ту-154" очкычының борттагы үзьязгычларын расшифровкалаганнан соң, авиаһәлакәт сәбәбен төгәл атый алды. Алар фикеренчә, фаҗигагә берьюлы берничә фактор китергән: җирдән кузгалып киткәндә шасси белән идарә итә торган рычагларны канатларның арт өлешендәге механикалаштыру элементларыныкы (закрылки) белән бутаган икенче пилотның хатасы һәм очкычта...